КПРФ фракциясе утырышы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 09:50

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерменче утырышының көн тәртибе мәсьәләләре буенча һәм алдагы айларга фракциянең эш планы турында фикер алышты.

Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча, КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советының егерменче утырышы көн тәртибендәге күпчелек сорауларны хуплап тавыш бирергә карар кылдылар.

Депутат Фадбир Сафин "Кояшлы шәһәр" микрорайоны проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл тәкъдимнәрен гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.

Аннары апрельдә түгәрәк өстәл һәм матбугат конференциясе уздыру буенча фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International