Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 10:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы биш елга җәмәгать судьялары итеп Лилия Әсфәндиярованы (Бөгелмә суд районы буенча 3 нче суд участогы), Резеда Гафиеваны (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы), ун елга - Венера Хәмидуллинаны (Кукмара суд районы буенча 2 нче суд участогы) сайлады.

Шулай ук ТР Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Марина Анастасьевка йөкләү турында ТР Дәүләт Советы карары кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International