Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 12:15

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты муниципаль берәмлекләр уставларының, мондый уставларга үзгәрешләр кертү турында муниципаль хокукый актларның, муниципаль берәмлекләр уставларының дәүләт реестрына кертелгән белешмәләрнең РФ Юстиция министрлыгы порталында урнаштырылуын билгели. Әлеге белешмәләрне әлеге реестрга кертү турында мәгълүмат тиешле муниципаль берәмлек башлыгына җибәрелә.

Шулай ук муниципаль берәмлекләрнең барлык төрләре бюджетларының состав өлеше сыйфатында муниципаль берәмлекләр булмаган аерым торак пунктларның, башка территорияләрнең керемнәре һәм чыгымнары сметасын формалаштыру мөмкинлеге дә беркетелә. Элегрәк мондый смета җирлекләр бюджетлары составында гына формалаша ала иде.

Шәһәр җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру хокукы бирелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International