Республиканың Җир кодексына үзгәрешлзр кертелә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 12:23

Бүген Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты депутатлар Азат Хамаев һәм Тахир Хадеев тарафыннан кертелгән.

Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проекты федераль закон белән тәңгәлләштерү өчен эшләнгәнен әйтте. Бу нигезләмә чикләре турында белешмәләр Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына кертелгән торак пунктларга кагыла.

Махсус саклана торган табигый территорияләрдәге торак пункт чикләрендә бакчачылык, шәхси гараж яки торак төзелеше өчен җир бирүне тыю нормасы гамәлдән чыгарылды.

Республикада саклана торган 190 территория исәпләнә, 185е — республика дәрәҗәсендә, 2се — федераль, 3се — муниципаль дәрәҗәдә. Бу территорияләрдә 259 торак пункт урнашкан.

«Махсус саклана торган табигый территорияләр турында» Федераль законга һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон 2021 елның 10 гыйнварында үз көченә кергән. Махсус саклана торган табигый территорияләр составындагы торак пунктларда төзелеш һәм бакчачылык өчен җир бирү хәзер тыелмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International