Территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында гражданнарның торак хокуклары гарантияләре турында законнар кабул ителде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 14:45

Парламентның егерменче утырышында депутатлар территорияләрне комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру чорында гражданнарның торак хокукларын яклауга юнәлтелгән өч закон проектын карады. "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында", "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" һәм "Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тотучы документлар өчесе дә тулаем кабул ителде.

"Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын тәкъдим итеп, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, комплекслы үсешнең яңа институты барлык кызыксынучы яклар катнашында мәсьәләне законнар белән җайга салуны таләп итте, дип белдерде.

"Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча, эксперт һәм фәнни эшчәнлек вәкилләрен, башкарма хакимият органнары белгечләрен җәлеп итеп, шулай ук парламент партияләре вәкилләре катнашында тиешле чаралар уздырылды, - диде ул. - Чаралар кысаларында комплекслы үсеш проектларын тормышка ашыруның теоретик һәм практик аспектлары тикшерелде, уңай яклар да, мөмкин булган куркынычлар да, каршылыклар да билгеләп үтелде. Гомумән алганда, үткәрелгән чаралар гражданнарның торак хокуклары гарантияләренә юнәлтелгән төрле позицияләрне якынайтуда билгеле бер роль уйнады".

Закон проекты территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендә гражданнарның торак хокукларының төп гарантияләрен билгеләүгә юнәлдерелгән.

Закон проектында зуррак мәйданлы торакны, ана капиталы средстволарын, дәүләт торак сертификатларын һәм законнар белән тыелмаган башка чыганакларны кулланып, сатып алу мөмкинлеге карала. Мондый биналарны сатып алу тәртибен раслау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына беркетелә.

Парламентарийлар профиль комитеты тәкъдиме буенча закон проектын хуплады.

"Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында беренче укылышта кабул ителде", - дип искәртте Александр Тыгин, икенче документны тәкъдим итеп.

Узган вакыт эчендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына күп санлы төзәтмәләр килгән, шуларның икесен комитет кабул итәргә тәкъдим итте. Артем Прокофьев һәм Альмир Михеев тарафыннан кертелгән өч төзәтмәне кире кагарга тәкъдим ителде.

Закон проектын карап, депутатлар комитет фикере белән килеште.

Закон проекты күпфатирлы йортлар милекчеләренең авария хәлендә булмаган һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле торакта яшәүчеләрнең гомуми җыелышларын уздыру өчен иң чик срокны билгеләүне; территорияне даими үстерү турындагы шартнамәнең җирле үзидарә органнары тарафыннан сату конкурсы уздырмыйча төзү тәртибен билгеләүне; торак төзелеше территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның критерийларын билгеләүне күздә тота.

Территорияләрне комплекслы үстерү белән бәйле өченче документ - "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты. Ул шулай ук 18 февральдә беренче укылышта кабул ителде. Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов тарафыннан закон проектына кертелгән төзәтмәләр ТР Хөкүмәте тарафыннан торак милекчеләрен капиталь ремонт өчен кертемнәрне түләүдән иртәрәк азат итү срогын билгеләү тәртибен төгәлләштерә.

Парламентарийлар әлеге закон проекты буенча комитетның уңай карарын хуплады.

Барлык өч закон проекты да Дәүләт Советы тарафыннан тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International