Депутатлар кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмне дәвам итәргә кирәк дип саный

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 09:59

Бүген Бюджет һәм финанс комитеты утырышында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда пандемия тарафыннан тудырылган икътисадый катлаулы ситуациягә бәйле рәвештә бизнеска дәүләт ярдәме чаралары күрелә. Аерым алганда, узган ел кече һәм урта эшкуарлык субъектлары салым түләүләрен, өстәлгән бәягә салымнан (НДС) тыш, 6 айга кичектереп торганнар. 2020 елның май-июнендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе тарафыннан МРОТ күләмендә турыдан-туры дәүләт ярдәменә гаризалар кабул ителгән. Барлыгы 80 505 гариза бирелгән. Гомумән алганда, 2,6 млн. сум түләнгән.

Кунакханә бизнесы, туризм, көнкүреш һәм социаль хезмәтләр, җәмәгать туклануы, спорт һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече предприятиеләр тарафыннан субсидияләр бирүгә 9,5 меңгә якын гариза бирелгән. Барлыгы 360,4 млн. сумлык субсидияләр түләнгән.

Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләреннән кредитларны реструктуризацияләү турында 4 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. 17,7 млрд. сумга 2 247 гариза алынган. 2020 елда 3 147,1 млн. сумга 1 152 оешмага хезмәт хакына кредит бирелгән.

2020 елның 1 ноябренә кадәр зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә МРОТ күләмендә бер хезмәткәргә 2% еллык кредит срогы белән 2021 елның 1 июненә кадәр ташламалы кредит бирелгән. Программа гамәлдә булган вакытта 13,7 млрд. сумлык 6 523 кредит бирелгән.

Узган елда дәүләт ярдәменең финанс чараларына 3,3 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән (Татарстан Республикасы бюджеты, федераль бюджет, бюджеттан тыш акчалар). Быелның 9 мартыннан башлап ташламалы кредитлау программасы буенча еллык 3%ка гаризалар кабул итү башланган.

2020 елның 27 апреленнән 30 сентябренә кадәр икътисадның реаль секторында эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең ташламалы механизмнары гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, узган ел «Үсеш», «Старт», «Перезагрузка», «Төзелеш» кебек микрофинанс продуктлары тормышка ашырылган. "Перезагрузка" займы буенча гаризалар кабул итү быел да дәвам итә. Шулай ук быел «Экспортер» (экспорт контрактын төзегән МСП өчен) һәм «Социаль эшмәкәр» (социаль эшмәкәрләр өчен) финанс продуктларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

2020 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1,2 млрд. сумга 674 микрозайм бирелгән, шуларның 295 млн. сумга 254 микрозайм ташламалы ставка буенча. Быелның башыннан 157,3 млн. сумга 86 микрозайм бирелгән инде.

Кече һәм урта бизнес предприятиеләре узган ел файдалана алган ярдәм чаралары арасында - азык-төлек китерү сервислары өчен түләү чыгымнары һ.б. процент ставкаларын субсидияләү. Быел да азык-төлек продуктларын һәм ризыкларны илтүне субсидияләү программалары планлаштырылган.

Узган елда физик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга, һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнарга, алар тарафыннан 2019 елда түләнгән салым суммасыннан (143,2 млн. сум) 141,6 млн. сум күләмендә кире кайтарылган.

Моннан тыш, 2020 елның 1 апреленнән башлап эшмәкәрләр өчен «Технология адаптация» кризиска каршы өйрәтү программасы кысаларында 25 онлайн-семинар үткәрелгән.

Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган бердәм тәрәзә форматында  "ФАСТТРЕК" порталы эшли башлаган. Сервис онлайн-мәйданчыкта кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча барлык тәкъдимнәрне берләштерә, эшмәкәрләргә мөмкин булган тәкъдимнәрне анализларга һәм ярдәм алу вакытын кыскартырга ярдәм итә.

Профильле комитет әгъзалары кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк дип саный. Моннан тыш, депутатлар Икътисад министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә эшкуарларга яшь һәм гамәлдәге эшкуарларга ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирергә тәкъдим иттеләр.

Бүген Комитет утырышында берничә федераль закон проекты каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International