Өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр арта

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 14:45

Татарстанда өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән. 

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова парламент утырышында республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны тәрбияләү системасы булдырылганын әйтте. Барлыгы җиде яңа социаль хезмәт кертелә.

Бу күзлек, колак аппаратлары җайланмаларын куллануда, кер юу, үтүкләү, урын-җирне алмаштыруда ярдәм итү, инвалидларны караучыларга тиешле  социаль хезмәтләрне алучыларга консультация бирү, психологик патронаж, хәрәкәтләнергә булышу кебек яңа хезмәтләр.

Министр сүзләренчә, өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрдән медицина хезмәтләре гамәлдән чыгарыла. Бу сәламәтлек торышын күзәтеп тору, табиб билгеләгән медицина процедураларын уздыру, сәламәтлек торышында тайпылышларны ачыклау өчен даими күзәтеп тору  хезмәтләре. Аларны медицина оешмалары күрсәтәчәк.

Шул рәвешле, «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International