Казанның Совет районында мәктәп төзүнең мөмкин булган вариантлары эшләнә

2021 елның 22 марты, дүшәмбе, 17:44

Татарстанда гражданнар җыеннары тәмамланды, алар барышында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары адресына күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Шулай итеп, Казанның  Привольный, Вишневка һәм Яңа Вишневка бистәләрендә яшәүчеләр очрашуларда мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрделәр.

19 мартта Казанның Совет районы хакимияте җитәкчелеге инициатив төркем әгъзалары белән мәктәп төзү мәсьәләсе буенча очрашты. Очрашуда Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәр Думасы депутаты Руслан Йосыпов, шулай ук шәһәр Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар бистәләрне үстерү проблемалары турында фикер алыштылар: юлларны төзекләндерү, тротуарлар, җәяүлеләр кичүләре төзү, яктырту, юл билгеләре урнаштыру, су белән тәэмин итү челтәрләренең торышы, торак массивларда социаль инфраструктура объектларын төзү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч бистәдә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге ике меңгә якын бала яши. Мәктәп һәм балалар бакчасы булмау сәбәпле, ата-аналар балаларын Казан мәгариф учреждениеләренә илтү өчен бердәнбер чыгу юлында сәгатьләр буе "бөкеләр"дә торырга мәҗбүр.

Очрашуда катнашучылар мәктәпне Фиалка урамы буенча муниципаль җир кишәрлегендә урнаштыру турында фикер алыштылар. Мәктәпне төзү мәсьәләсен хәл итүгә вакыт кирәк булачак, шуңа күрә  Лилия Маврина вакытлыча альтернатива буларак мәктәп автобусын якындагы мәгариф учреждениесенә - 156 мәктәпкә кадәр оештырырга тәкъдим итте. Әмма бу мәсьәлә дә юлны төзекләндерү буенча өстәмә чишелешләр таләп итә.

Депутатлар һәм администрация вәкилләре халык белдергән барлык теләкләрне дә эшкә алды.

Бистәләрне үстерү буенча алып барыла торган эшләр барышын тикшереп тору һәм инициатив төркем аша халыкка мәгълүмат җиткерү өчен ай саен шундый очрашулар уздыру турында килешенде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International