Медицина калдыклары белән эш итү мәсьәләләре законнар белән җайга салуны таләп итә, дип саный депутатлар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе, 14:27

Бүген ВКС режимында Дәүләт Думасы депутатлары, Мәскәү өлкәсе думасы һәм РФ субъектларының закон чыгару органнары депутатлары катнашында Мәскәү өлкә думасының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда медицина калдыклары белән үзәкләштерелгән эш итү системасын кертү мәсьәләләре каралды. Актуаль тема буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады.

Парламентарийлар медицина калдыкларын чыгару һәм утильләштерү эшчәнлеген җайга салу буенча региональ норматив-хокукый база проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук медицина калдыклары белән эш итү системасының нигезее буларак, дәүләти-хосусый партнерлык турында концессион килешүләр яки гади килешүләр төзү турында тәкъдимнәр дә каралды.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев медицина оешмаларында калдыклар белән эш иткәндә төп хокук бозулар дип аларның хәрәкәтен тикшереп торуның булмавын, төрле класслы куркыныч калдыкларның буталуын, вакытлыча саклау өчен махсус бүлеп бирелгән биналарның булмавын атады.

Татарстан депутаты фикеренчә, хәзерге вакытта медицина калдыклары белән эш итүне лицензияләү законнар белән җайга салынмаган, шуңа күрә махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан утильләштерүгә яки урнаштыруга карата куелган таләпләрне бозу куркынычы барлыкка килә. Ул шулай ук медицина калдыкларын чыгару һәм утильләштерү эшчәнлеген тариф буенча җайга салу мәсьәләләрен хәл итүне активлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Киңәйтелгән утырыш йомгаклары буенча региональ парламентларга медицина калдыклары белән эш итү мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм якын килүне эшләү буенча тәкъдимнәр кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International