Медицина хезмәткәрләренә тернәкләндерү өчен юлламалар тапшырдылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе, 17:14

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне тернәкләндерү өчен юлламалар тапшырылды. Тантаналы чара 17 муниципаль берәмлектә видеоэлемтә режимында узды.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова искәртеп узганча, узган елның апрелендә парламентарийлар “Рәхмәт, доктор” хәйрия акциясе кысаларында, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән, үзләре дә коронавирус инфекциясеннән зыян күргән медицина хезмәткәрләрен дәвалау, тернәкләндерү өчен үзләренең бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

Акчаның бер өлешен сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләүче һәм COVID-19 белән авырган, ләкин бернинди түләүләр дә алмаган 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне ковидтан соң  реабилитациягә юнәлдерү турында карарга киленде.

Татьяна Ларионова аларга шундый катлаулы чорда республиканың сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Медицина хезмәткәрләренә һәрвакыт хөрмәтле караш булды. Ләкин соңгы вакытта докторлар, медицина хезмәткәрләре турында ешрак сөйли башладык. Пандемия аларның барлык сынауларга түзәрлек һәм күп кенә кешеләргә авырлыкларны кичерергә ярдәм итә алырлык искиткеч кешеләр булуын күрсәтте", - дип басым ясады ул.  

Коллегаларын ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев та сәламләде.

"Өлкән буын өчен аеруча куркыныч янауга да карамастан, сез һөнәрегезгә тугры калдыгыз, үзегезне пациентлар өчен саклап калдыгыз һәм уңышлы эшләүне дәвам итәсез", - диде ул.

ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, пандемиянең беренче көннәреннән үк РФ Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү эшенә керешкән. Инфекциягә каршы көрәш  чорында Татарстанга иминиятләштерү һәм стимуллаштыру түләүләре рәвешендә 5,5 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Депутатлар, меценатлар, предприятиеләр, республика җәмәгатьчелеге шулай ук табибларга зур ярдәм күрсәткән.

Бүген Казанда «Бердәм Россия» офисында һәм республиканың 17 муниципаль берәмлегендә барлыгы 44 юллама тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International