Сенатор Геннадий Емельянов биологик куркынычсызлык мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 24 марты, чәршәмбе, 13:12

23 мартта Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов 2020 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә биологик иминлек турында” Федераль закон кысаларында биологик иминлек буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конференц-залында узган киңәшмәдә  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе башлыгы Нина Захарова, Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галеев, «Центр экологического сопровождения» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эльвира Корбанова, «Биотех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте техник директоры Дмитрий Сольёв һәм башкалар катнашты.

Узган ел ахырында ә биологик ресурслар турында яңа закон керде, ул үләт базлары булган җир әйләнешен дә регламентлаштыра. Геннадий Емельянов хәбәр иткәнчә, Татарстан өчен үләт базлары белән проблемалар һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Республикада 808 җирләү урыны бар, аларның гомуми мәйданы Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 7%ын диярлек алып тора. Үләт базларының булуы якындагы участокларны куллануга сизелерлек чикләүләр сала. Бу чикләүләрне берьюлы берничә дәүләт органы контрольдә тота, шуңа күрә барлык ведомстволарга яңалыкларны җентекләп анализларга, ә сораулар барлыкка килгән очракта федераль министрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яңа кагыйдәләр кертү белән сораулар кимеми, киресенчә, күп кенә пунктлар буенча аңлату таләп ителә - дип аңлатты сенатор ярдәмчесе Людмила Блатт. Республикада үләт базлары күп, аларның күбесе буенча тулы мәгълүмат юк, кайвакыт аларның төгәл урнашу урыны да билгеле түгел. Яңа законны куллану өчен пилот проект буларак республиканың Тукай районы сайланды. Аның территориясендә 28 үләт базы урнашкан, шул ук вакытта районда халык тыгыз утырган, биредә ит продукциясенең 6%ы җитештерелә. Күпчелек җирләүләр тирәсендәге территорияләр, бигрәк тә себер түләмәсе статусында булган үләт базлары урнашкан җирләр, торак пунктларны киңәйтүгә комачаулыйлар, бу кишәрлекләрне авыл хуҗалыгы өчен куллану чикләнгән.

Киңәшмәдә катнашучылар әлеге проблема буенча үз фикерләрен белдерде. Хокук кулланышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышу барышында аңлатмалар бирелде. Закон чыгаручы тарафыннан федераль дәрәҗәдә җавап таләп ителә торган кайбер мәсьәләләрне сенатор эшкә алды. Ул  Федерация Советында, бу темага багышланган хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясарга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International