Праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитетының чираттагы утырышы

2021 елның 30 марты, сишәмбе, 14:49

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Ул праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты, анда кандидатларны алда торган праймеризда катнашу өчен теркәү мәсьәләләре һәм процедураның анонимлыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин хәбәр иткәнчә, төбәк оештыру комитетлары тарафыннан алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүче 500дән артык документлар каралган. Кандидатларның күбесе - 450 гә якын кеше онлайн гариза биргән, 186 кеше  документ оригиналларын китергән. 95 кешене төрле сәбәпләр аркасында теркәмәгәннәр.

Алдан тавыш бирү 43 төбәктә онлайн рәвештә узачак, илнең калган субъектлары, шул исәптән Татарстан, катнаш система буенча тавыш бирәчәк - сайлаучылар онлайн рәвештә дә, санау (сайлау) участокларында да үз тавышларын бирә алачак. Процедураны уздыруның катнаш формасы буенча тәкъдимнәрне регионнар үзләре, территорияләрнең үзенчәлекләрен искә алып әзерләгән.

Фәрит Мөхәммәтшин катнаш системаны куллану инициативасын хуплады һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күптәннән килгән гадәт буенча сайлау участокларында тавыш бирүгә өстенлек бирүен ассызыклады. Александр Карелин билгеләп үткәнчә, тавыш бирүнең традицион формасын сайлаган кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Утырышта катнашучылар шулай ук алдан тавыш бирүдә катнашу өчен теркәүдән баш тартырга мөмкин булган вәзгыять турында фикер алыштылар. Алар арасында чит ил финанс инструментларыннан файдалануны тыю белән бәйле сорау. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу сорауга аерым игътибар бирергә туры килә. Аның фикеренчә, кирәкле мәгълүматны кичекмәстән аңлату эшләре алып бару өчен төбәк оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

"Бердәм Россия" нең алдан тавыш бирүне уздырганда, тавышларны санауның тулы анонимлыгы, чисталыгы һәм ачыклыгы тәэмин ителәчәк, процедураның барышын теләгән һәркем күзәтә алачак.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәисе Борис Грызлов белән очрашты. РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча алда торган сайлау кампаниясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International