Депутатлар Интернет челтәрендә балаларның мәгълүмати иминлеге турында фикер алышты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе, 14:49

Бүген Дәүләт Советында Интернет челтәрендә балаларның һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеген законнар белән тәэмин итү чаралары турында фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Ул "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Киңәшмәне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Интернет күпчелек балалар һәм яшьләр арасында элемтә чарасы буларак кына түгел, бәлки яшәү рәвеше буларак кабул ителүенә басым ясады. "Безнең депутат берләшмәсе өчен балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү темасы яңа түгел, - диде ул. - 2016 елда парламентарийлар катнашында "Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау" республика форумы узды. Анда балаларны куркынычсыз мәгълүмати мохиткә хокукларны тәэмин итү юнәлешләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, хокук саклау органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның вәкаләтләре һәм компенсацияләре тәкъдим ителде һәм билгеләнде. Соңрак кайбер федераль законнарга үзгәрешләр кабул ителде, Татарстанда 2017-2019 елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы (Юл картасы) расланды".

Юл картасы кысаларында республика форумы тәкъдимнәрен үтәү һәм уздырылган чаралар турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина мәгълүмат бирде.

"Бүген балалар һәм яшьләр Интернет челтәреннән чыккан куркынычлар һәм янаулар белән очрашалар, - дип билгеләде министр урынбасары. - Бигрәк тә балалар психикасына социаль челтәрләр һәм блоглар деструктив йогынты ясый. Юл картасы республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары эшчәнлеген балаларны мәгълүмати яклауны тәэмин итү юнәлешендә бәйләүче звенога әйләнде ".

Интернетта балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләгәннән соң, Алсу Асадуллина хәзерге вакытта 2021-2027 елларга исәпләнгән Юл картасының яңа редакциясе әзерләнгән булуын хәбәр итте.

ТР дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев укучыларда цифрлы грамоталылыкны арттыру чаралары турында сөйләде. "2022-2024 еллар дәвамында республика мәктәпләре локаль челтәрләр һәм цифрлы мохит контентын күрсәтү өчен мультимедиа җиһазлары белән өстәмә җиһазланачак", - дип билгеләде ул.

Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутатлар Ләлә Кудермәтова, Алсу Тарханова, Рузилә Тимергалеева, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова һәм Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Анна Синеглазова катнашты.

Аерым алганда, Лилия Маврина балаларның интернет-киңлеккә керүен көйләү мәсьәләләренә нисбәтле якын килүне саклау яклы булуын белдерде. Аның фикеренчә, чикләү чаралары булган проблемаларны хәл итүгә китермәячәк, балаларның үзләрен дә, ата-аналарын да, мәктәпләрен дә җаваплылыкны арттырырга кирәк.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татьяна Ларионова балаларга үз үсешендә Интернет мөмкинлекләрен имин файдалану өчен шартлар тудыру буенча җитди эшне дәвам итү зарурлыгына басым ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International