"Үсеш локомотивлары" проекты талантлы, иҗади яшьләрне әзерләүгә юнәлтелгән, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе, 17:21

Бүген «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар бәйгесе» белем бирү программасы финалы булды. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, проект сәләтле яшь белгечләрне икътисадның реаль стратегик секторларына җәлеп итү буенча нәтиҗәле механизм һәм социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге партия проектына җәлеп ителгән яшьләр  бик мөһим һәм кирәкле эш башкаралар. "Үсеш локомотивлары" проекты 2018 елдан гамәлгә ашырыла, шундый кыска вакыт аралыгына карамастан, ул үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәкле булуын исбатлады.

Проектта катнашучылар, пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, профессиональ, шәхси үсеш, иҗтимагый эш мәктәбен уздылар. Проектта катнашу өчен 150 гариза кергән. 50 кандидат республиканың эре предприятиеләрендә - КАМАЗда, «Татнефть»тә, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында белем алган. Шулардан бары тик 15 кеше генә соңгы этапка барып җитә алган, алар остазлары белән бергә стратегик инициативалар әзерләгән.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк үзенчәлеген дә билгеләп үтте, Татарстан – "Үсеш локомотивлары" федераль проектның белем бирү өлешен гамәлгә ашыручы бердәнбер регион. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кандидатларның яше 40 яшькә кадәр артты.

"Бер генә партия дә, һәрхәлдә, Татарстанда, системалы рәвештә иҗади яшьләрне эзләү һәм әзерләү белән шөгыльләнми диярлек, дип әйтә алам, - диде ул. - Татарстанга заманча фикерләүгә ия талантлы, максатчан яшьләр кирәк. Алар белән теләсә нинди стратегия һәм инновацияләрне тормышка ашырып була, шуңа күрә республика яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга җитди акчалар сала, норматив-хокукый база формалаштыра, профильле министрлыклар эшчәнлегенә ярдәм итә".

«Үсеш локомотивлары»ннан тыш, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе тарафыннан «ПолитЗавод» һәм «ПолитСтартап» проектлары гамәлгә ашырыла, алар Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен перспективалы һәм креатив кадрлар эзләүгә юнәлдерелгән. Әлеге проектларда тәрбияләнүчеләр республиканың иҗтимагый тормышында, илкүләм проектларны, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда катнаша. Кайберәүләр сайлау кампанияләрендә үз көчләрен сыный. Партиянең төбәк бүлеге Секретаре билгеләп үткәнчә, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү актив рәвештә бара.

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлык хәрәкәтен үстерүнең мөһимлеге хакында әйтеп, битараф булмаган кешеләрнең ил һәм республика өчен иң авыр вакытларда ярдәм күрсәтергә әзер булуларын билгеләде.

Аннары өч финалист үз эшләрен тәкъдим итте, алар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә студентлар өчен стажировкалар оештыру, авылларда туристлык инфраструктурасын арттыру һәм чит ил студентларын Россия югары уку йортларында адаптацияләү өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә кагылышлы иде. Быел тагын бер бурыч куелды - үз проектыңның гамәлдә булуын күрсәтү.

Тәкъдим ителгән проектларга аңлатма биреп, Фәрит Мөхәммәтшин аларның актуальлеген, социаль юнәлешен һәм алга таба үсеш перспективаларын билгеләде. Проектта катнашучыларны ирешелгәннәрдә тукталып калмаска чакырып, ул алга таба һөнәри үсеш теләде һәм проект остазларына зур рәхмәт белдерде.

Экспертлар буларак ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татнефть” ГАҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Яшел Үзән районы башлыгы, “Үсеш локомотивлары” партиясенең ТР дагы иҗтимагый советы рәисе Михаил Афанасьев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм башкалар чыгыш ясады.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасының эксперт советы рәисе Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, проектта катнашучылар даими аралашуда. Узган сезонны тәмамлаучылар хәзерге катнашучылар белән тәҗрибә уртаклаша.

Тавыш бирү йомгаклары буенча иң яхшы стратегик инициатива дип «Авыл фотокиңлекләре остаханәсе» проекты (авторы - Гөлназ Гәбдрәкыйпова) танылды, анда туристлар өчен креатив, кызыклы фотолокацияләр булдыру юлы белән районнарның танылуын арттыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International