Фәрит Мөхәммәтшин Россия волейбол чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләде

2021 елның 4 апреле, якшәмбе, 12:19

3 апрель көнне Казанның Волейбол үзәгендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча "Алтылык финалы" Россия чемпионаты тәмамланды. Финалга чыгучыларга бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Чемпионат җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы турнирның финал ярышы тәмамланганнан соң булды, анда "Локомотив" Калининград командасы Мәскәү "Динамо"сын җиңде. Бу командалар уенчыларына алтын һәм көмеш медальләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Шул ук көнне "Динамо-Ак Барс" волейбол командасы Екатеринбургтан "Уралочко-НТМК" белән кискен көрәштә Россия чемпионатының бронзасын яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International