Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
6
декабрь, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Саранскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар пробация (хөкем ителгәннәрнең һәм элеккеге тоткыннарның социаль адаптациясе) турында федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Идел буе төбәкләрендәге демографик вәзгыять һәм аны яхшырту чаралары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Ассоциациянең 2025 елга эш планы расланды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты, батырлык дәресләрендә чыгыш ясады, алар шулай ук Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акцияләрендә һәм чараларда катнаштылар.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрьдә социаль инфраструктура объектларының "МАРТ" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, аны Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә Комитеты үткәрде. Татарстаннан "Казанның ФИЗРА спорт үзәге" һәм Яр Чаллыдан "Cleversport" физкультура-сәламәтләндерү комплекслары  финалга чыкты. Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә узды.

Бүген инвалидлар ункөнлеге кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Алексей Созинов, Фәнис Нурмөхәммәтов, Евгений Чекашов, шулай ук парламент Аппараты хезмәткәрләре «Симург» инклюзив үзәгендә булып хәйрия спектаклен карадылар.  

Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында бүген парламентта КПРФ фракциясе инициативасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар сөйләде. Мәгариф системасы мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасының төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов, галимнәр һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Бүген Саранскида узган Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында Идел буе төбәкләрендә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм студент гаиләләренә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саранскида (Мордовия Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округының Закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша. Ассоциациянең җитмеш дүртенче утырышы 5-6 декабрьдә уза.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының еллык утырышы узды, анда советның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан Республикасы вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Дәүләт Советының соңгы утырышында мәгариф турында федераль законның 67 һәм 78 статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Закон проекты гомуми белем бирү оешмаларына укырга кергәндә чит ил балаларының рус телен белү дәрәҗәсенә тест узуны мәҗбүри итеп куя. (сүз мәктәпләр турында бара). Парламент депутатларының әлеге закон проекты буенча фикерләре икегә бүленде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының нинди позициядә булуын һәм Татарстан депутатларының әлеге мәсьәләне балалар мәнфәгатьләрендә ничек хәл итәргә тәкъдим итүләрен аңлатты.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International