Бүген Казанның Үзәк стадионында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Бүген Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясеннән VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатларның оештыру җыелышы узды. Алар парламент фракциясен булдыруның оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм фракция турындагы нигезләмәне расладылар. Моннан тыш, VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсендә катнашу өчен республика сайлау округы буенча сайланган бердәмроссиялеләр арасыннан кандидатуралар билгеләделәр. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы йөкләмәсе буенча җыелышны депутат Камил Нугаев үткәрде.
Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы игълан ителүгә һәм Россия белән Кытай арасында дипломатлык мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышы узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясен төзү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партиядән бердәм округ буенча сайланган депутатларны сайлау округларына беркеттеләр, шулай ук кайбер оештыру мәсьәләләрен карадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Мондый карар бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, утырышта җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы тыңланды, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм районнар активы белән очрашты, туры эфирда экология мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, социаль проектларда катнаштылар.
Казанда «Алтын мөнбәр» Халыкара кинофестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары игълан ителде. Галиәсгар Камал исемендәге театрда узган фестивальнең ябылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары Абдул-Рахман бин Абдулла Әл-Зәйд белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бөтендөнья ислам лигасы делегациясе Казанга Татарстан Иҗтимагый палатасы үткәргән «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш тарафдары» халыкара түгәрәк өстәлдә катнашу өчен килде.
Бүген КПРФ төбәк бүлегенең конференц-залында узган матбугат конференциясендә җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясадылар. Моннан тыш, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комитеты Бюросы утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясен төзү турындагы мәсьәләләр каралды һәм җиденче чакырылыш парламентының беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу өчен КПРФның бердәм республика исемлеге буенча сайланган депутатлар вәкилләре расланды.
Бүген Казаннан Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм озаттылар. Аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган. Зыян күргән халык өчен кирәк-яраклар башкаладагы «Бәхетле " складында туплана. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.