Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сайтында парламент җитәкчесенең «Гражданин. Выборы. Власть» ( Мәскәү шәһәре) һәм «Законодательные исследования» (Уфа шәһәре) фәнни-аналитик  журналларында чыккан фәнни-аналитик язмалары урнаштырылган.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренконың волонтерлар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары белән очрашуы булды. Генерал-лейтенант республиканың яшьләр хәрәкәте активистларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюдагы эшчәнлекләре өчен «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгеләрен тапшырды.

Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. «Мин – Россия гражданы» тантанасы, гадәттәгечә,  Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде. Мәктәп укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Луганск Халык Республикасында эш сәфәрендә. Парламентарийлар депутат Фоат Вәлиев ярдәме белән җыелган гуманитар йөкне илтеп җиткерделәр, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән очраштылар, ул хәзерге вакытта Татарстан шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә башкарыла торган эшләр белән җитәкчелек итә.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген парламентта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, күзәтчелек органнары, шулай ук социаль учреждениеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар норматив хокукый актларга экспертиза уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьясы булып сайлануга кандидатураны хупладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов катнаштылар.

Бүген Дәүләт Советында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International