Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы булды, анда депутатлар региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы закон проектлары турында фикер алыштылар, шулай ук комитетның 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар (җиденче чакырылыш башыннан),  киләсе елга эш планын расладылар. Утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Бүген "Әкият" курчак театрында күп балалы гаиләләр өчен хәйрия тамашачы узды. Бу чара республикада чыршы бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Аны Татарстан Дәүләт Советының хатын – кыз депутатларыннан торган  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештырган. Быел театральләштерелгән тамашага 250 бала чакырылган.  

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсендә, ул  Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.


14
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан «Бердәм Россия»нең халык программасын тулы күләмдә гамәлгә ашыра. Республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт һ.б. объектлар төзү һәм ремонтлау буенча күп кенә проектлар эшли. Бу үзенә күрә «республиканың халык программасы», дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXII съезды башланыр алдыннан.

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» XIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурс финалына мәгариф оешмаларыннан 11 студент һәм укучы чыкты, барлыгы конкурста Россиянең 89 субъектыннан 50 меңнән артык кеше катнашты. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров котлады.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Чарада катнашучылар хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануны саклау өлешендә Экология кодексы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Җир кодексы һәм хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырды, шәһәр һәм район советлары сессияләрендә, алдынгылар слетында һәм инвалидлар ункөнлегенә багышланган чараларда катнашты.

Бүген парламентта Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда яшьләр арасында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе якындагы 3 елга керем-чыгымнарны күздә тоткан финанс законнарына – республика бюджеты турында һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында законнарны имзалады. Гамәлдәге законнарга үзгәрешләрдә исә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү барышын контрольдә тоту, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын резервта калдыру тәртибен үзгәртү, Муниципаль берәмлекләр советына җирле үзидарәнең торышы, аны үстерү турында республика Рәисе һәм Министрлар Кабинетына еллык доклад тапшыру бурычын каралган.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2024 елгы эшкә йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International