Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышы кысаларында парламентта Татарстан Республикасы халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевнең Гаилә елына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Бүген республика парламенты «Татнефть» хәйрия фонды тәкъдим иткән Ренат Мамин кандидатурасын карады һәм ТР Дәүләт Советы квотасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслады. Утырышта депутатлар дүрт кандидатура буенча тавыш бирде.

Дәүләт Советының илле бишенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган.

Фәнил Әһлиуллин кандидатурасы Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую килештерелде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы  ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле бишенче утырышының көн тәртибен тикшерделәр һәм җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләрен карадылар. Утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда фракциянең  2019 елның сентябреннән 2024 елның июнь аена кадәрге чордагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар алтынчы чакырылыш республика парламенты депутатларының сайлау кампаниясе барышында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарында килгән наказларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңладылар.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Җомга көнне, 12 июльдә, 10.00 сәгатьтә республикада гаилә, ана һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Хатын-кыз игътибары»  телефон кайнар линиясе эшли башлаячак.


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Казан шәһәренең Япеев урамында Татарстанның күренекле кешеләренә багышланган мемориаль стенд ачылды. Бу кешеләр төрле вакытта Япеев урамындагы 8/2 йортта яшәгәннәр. Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Мәгъсүм Сәлахов һәм Алексей Созинов катнашты.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе дәүләт программаларын, Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9 нчы эшче төркем утырышы узды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International