Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Спас районы Болгар шәһәрендә «Мөмкинлек» яшьләр форумы ябылды, аны «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган иде. Форумда катнашучылар һәм хәрәкәт активистлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Бүген Дәүләт Советында Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, «үзеңнеке-читнеке» системасын булдыручы профессор Илдус Мостюков белән хушлашу чарасы булды. Матәм мәрәсимендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, фәнни берләшмә җитәкчеләре катнашты.


6
июль, 2024 ел
шимбә

Бүген Мәскәү шәһәренең «Коломенское» музей-тыюлыгында бәйрәм мәйданы Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды. Биредә милли Сабантуй – Россия төбәкләрендә үткәрелә торган массакүләм чараларның берсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү халкы һәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән котлады.

Бүген Дәүләт Советында «Мөмкинлекләр» дип аталган яшьләр форумы ачылды, аны «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Чарада хәрәкәтнең 100 гә якын активисты катнашты. Форум кунакларын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.


5
июль, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары гражданнарны кабул иттеләр, чыгарылыш класс укучыларын укуларын тәмамлаулары белән котладылар, Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәрендә катнаштылар.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы 11 июльдә иртәнге сәгать унда узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.

Бүген Казанда «Юстиция кварталында» узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында республикада яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Программада катнашучылар өчен түләүсез юридик ярдәм тагын да системалырак һәм уңайлырак булырга тиеш, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Биектау районында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы булып узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар Комитетның быелның беренче яртыеллыгындагы эше турындагы хисапны расладылар һәм берничә федераль закон проектын карадылар.

Бүген Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара Белорусь дәүләтчелегенең төп бәйрәме – Беларусь Республикасы Бәйсезлеге көне хөрмәтенә узды. 80 ел элек, 1944 елның 3 июлендә легендар Багратион операциясенең авыр сугышлары барышында немец-фашист илбасарларыннан Минск, ә аннары бөтен совет Белоруссиясе азат ителә.

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау мәсьәләләре буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук парламентның алтынчы чакырылышы чорында профильле комитет эшенә йомгак ясадылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International