Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Балык Бистәсе районына барды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче гимназиядә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук район Советының хисап сессиясендә катнашты.
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта республика Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда ведомствоның 2023 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллы предприятиеләрендә «кадрлар кытлыгын» хәл итүнең берничә ысулын тәкъдим итте. Ул шәһәр Советы утырышында шәһәр һәм республика җитәкчелеге алдында шундый инициатива белән чыгыш ясады –чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кайбычта район Советының 51 нче утырышы узды, анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Муниципаль депутатлар 2023 елда эшкә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычларны билгеләделәр.
Бүген Казанда «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең хисап-сайлау конференциясе узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Республика милли хәрәкәтенең яшь активистлары оешманың 2023 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычларны билгеләделәр. Моннан тыш, бүген Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясының яңа рәисе сайланды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең Совет районында 187 нче күп профильле лицеенда узган парламент дәресендә кунакта булды. Быел парламент дәресе «Киләчәкне сайлыйбыз» темасына үткәрелә һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлана.
Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында Киләчәк уеннарын аккредитацияләү үзәге ачылды. Үзәк эше белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты. Чарада Дәүләт Советы Секретаре, "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турниры кысаларында аккредитация буенча эшче төркем җитәкчесе Лилия Маврина катнашты.
Бүген Казанда Иран Ислам инкыйлабының 45 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү узды. Чараны оештыру инициативасы белән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чыкты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, гражданнар җыеннарында, шулай ук район советларының хисап утырышларында катнаштылар, республика мәктәпләрендә узган “Парламент дәресе-2024” проектында кунак буларак катнаштылар, галимнәрне Россия фәне көне белән котладылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Саратовта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән сүз төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында барды.