Бүген Мамадышта күп балалы гаиләләр өчен микрорайонның 238 йортына газ керде. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Александр Затонских һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күрсәтүне законнар белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар миссияләр башкаручы кешеләр әзерләү мәсьәләләре бүген Саратовта узган Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Казан фәнни-тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанда яшь галимнәргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев, КНИТУның фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Виталий Бабушкин, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советында Ленинград камалышы бетерүнең 80 еллыгына багышланган «Ленинград блокадасы: фронт һәм тыл» дип аталган тарихи-документаль күргәзмә ачылды.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән чын күңелдән котлыйм.
Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, шулай ук парламент Аппараты хезмәткәрләре шәһәрне немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган «Ленинград блокадасы турында 80 факт» мультимедия күргәзмәсендә булдылар. Казанның «Россия – минем тарихым» паркында 27 гыйнварда ачылган күргәзмәне 1,5 меңнән артык кеше караган инде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышы, язгы сессиядә беренче утырыш, 15 февральдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 31 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 10 федераль закон проектын һәм Карелия Республикасы Закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар.
Бүген Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы экспертлар советының күчмә утырышы булды. Чарада Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Моннан тыш музейлар һәм музей эше турында республика законына үзгәрешләр кертү турында республика закон проекты һәм комитет эше турында хисап (2019 елның сентябреннән хәзерге вакытка кадәр) каралды.
ГТО физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга һәм республиканың спорт резервын әзерләүгә дәүләт акчаларын куллануны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Мондый карар бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.