Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алтай Республикасы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан парламенты делегациясенең Алтай Республикасына рәсми сәфәре кысаларында Таулы Алтай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узды.
Бүген Таулы Алтайда (Алтай Республикасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Курултае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.Әлеге документка парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Артур Кохоев кул куйдылар. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова һәм Раил Зәйдуллин катнашты.
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов катнашында төбәкләр белән үткәргән видеоконференцэлемтә барышында алты социаль объектны газга тоташтырдылар. Татарстанда газ Кама Тамагы районының Кириле авылындагы ФАПка җибәрелде. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе эш визиты белән Таулы Алтайга (Алтай Республикасы) килде. Делегация составында – республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин. Аэропортта Татарстан депутатларын Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае рәисе Артур Кохоев каршы алды.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» республика парламентының закон чыгару инициативасы проектын хупладылар, шулай ук берничә федераль һәм республика закон проектларын карадылар. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.
2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетлар каравына тапшырылачак, һәм парламентта республиканың төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.
Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры сәхнәсендә өченче Качалов театр фестивале ачыла. Фестиваль афишасында – Россиянең танылган театр сәнгате осталары куелышында илнең әйдәп баручы театрларының иң яхшы спектакльләре. Фестиваль кысаларында бүген сәхнәдә Мәскәүнең «Петр Фоменко остаханәсе» театры артистлары Уильям Шекспирның пьесасы буенча куелган «Король Лир» спектаклен уйнадылар. Спектакльне караган тамашачылар арасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны Луиза Акрамовна да бар иде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, «көмеш яшьтәге» гражданнарны өлкәннәр көне белән котладылар, шулай ук укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантаналарында катнаштылар.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасы Сенаты башлыгы урынбасары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Кировта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, авыл яшьләренә ярдәм итү һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.