Дәүләт Советы утырышында Кеше хокуклары буенча вәкил эшчәнлеге турындагы доклад тәкъдим ителде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 12:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская 2023 елда Татарстан халкының хокукларын яклау эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, закон таләпләре буенча, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана.

Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 2023 елда гражданнарның 5 750 мөрәҗәгате килгән, шуларның 1 621е – ГЛОНАСС +112 системасы аша хәбәрләр. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм федераль порталының кире элемтә платформасы аша 60 167 хәбәр килгән. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан 104 меңнән артык хәбәр килгән, аларның 80% ы хәл ителгән. "Без барлыгы 87 тапкыр  гражданнарны кабул итү оештырдык, алар кысаларында 629 граждан кабул ителде, – дип белдерде Сәрия Сабурская,  – аппарат хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле»ТР Дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итүләр буенча 765 тикшерү чарасы үткәрелде».

Сәрия Сабурская әйтүенчә, быел, узган елдагы кебек үк, ведомство хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан. «Безнең адреска 2 818 мөрәҗәгать һәм хәбәр килде, анда гражданнар хәрбиләргә яраланган өчен акчалата тәэмин ителеш түләү, контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү мәсьәләләрен күтәрделәр, яраланганнан соң хәрби-табиб комиссиясен узуда, тиешле медицина ярдәме күрсәтүдә, шулай ук хәрбиләрне эзләүдә яки аларны Украина әсирләре белән алмаштыруда ярдәм күрсәтү турында үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр, – дип сөйләде омбудсмен. – Федераль омбудсмен ярдәме белән узган ел безнең сигез якташыбызны әсирләр алмашу исемлегенә кертеп, туган илебезгә кайтарырга мөмкин булды. Бүгенге көндә аларның саны республикабызның тагын биш кешесе белән тулыланды».

Махсус хәрби операция темасы белән беррәттән, торак, хезмәт мөнәсәбәтләре, мәгариф, экология һәм башка темаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә килүен дәвам иткән. Мәсәлән, 2023 елда 570 мөрәҗәгать гражданнарның торак хокукларына, идарәче оешмаларның эшенә, ятим балаларга карата опека һәм попечительлек органнары тарафыннан тиешенчә контрольгә алынмавына кагылган.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, 2022 ел белән чагыштырганда, узган ел медицина ярдәме алу һәм табибларга язылу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саныарткан. "2023 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына "табибка язылу мөмкинлеге" категориясе буенча гына да 2022 ел белән чагыштырганда 3,2 тапкыр арткан, мәсәлән, 2023 елда гражданнардан 2024 хәбәр килгән (2022 елда – 635), – дип билгеләп үтте вәкил. – Республика халкының игътибарын җәлеп иткән вәзгыять бездә борчу тудырды, биредә сүз республиканың 9 муниципаль берәмлегендә бала тудыру бүлекчәләрен ябу турында бара. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге мәсьәлә буенча тиешле тәкъдимнәр дә бирелде».

Сәрия Сабурская инвалидлар хокукларын социаль яклауны тәэмин итү темасына аерым тукталды. Әлеге категория буенча мөрәҗәгатьләр эшкә сәләтсез гражданнарны, аерым алганда инвалид балаларны караучы затларга компенсация түләүләре бирү, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, шулай ук ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылган. "Кызганычка каршы, хокук яклау практикасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның гомуми белем бирү оешмаларында укыту һәм тәрбияләүне оештыру проблемалары белән очрашуын дәвам итүен күрсәтә", – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Чыгышны тәмамлап, Сәрия Сабурская депутатларга хокук яклау эшчәнлегендә тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм «әйтелгән нәтиҗәләр республика халкы файдасына гамәли характерда булачак» дигән өмет белдерде.

Депутатлар чыгыш барышында берничә сорау бирделәр. Артур Габделҗанов чит ил гражданнарыннан нинди мөрәҗәгатьләр килүе белән кызыксынды, Алексей Созинов җәмәгать ярдәмчеләре институты эшенә тукталды, Фадбир Сафин ТКХ мәсьәләләре буенча уртак «түгәрәк өстәл» уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең мәгълүматын депутатлар игътибарга алды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International