Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары белән очрашуында Татарстан Республикасының Беларусь Республикасы өлкәләре белән төбәкара хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән Россия-Беларусь партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Казан дәүләт энергетика университетында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары һәм проектлары белән Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары танышты. Комиссия рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелегендәге делегация әгъзалары мәгариф учреждениесендә булдылар, укытучылар һәм студентлар белән аралаштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.
Парламентның профильле комитетларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү башланды. Бүген республиканың төп финанс законы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич һәм РФ Прокуратура Университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда хокукый белем бирүне үстерү, шулай ук прокурор хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Беларусь һәм Россия Берлегенең Энергетика һәм транспорт буенча Парламент җыелышы комиссиясе әгъзалары Комиссия рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелегендә Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.
Бүген Казанда танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТАССР Югары Советының XI һәм XII чакырылыш халык депутаты, I чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гелий Васильевич Кобелев белән хушлаштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм ветераннары катнашты. Чара “Курган” җирләү комплексында узды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән бергә Казанның Авиатөзелеш районында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар "2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"закон проектын тикшерделәр. Фракция утырышы эшендә Дәүләт Советының профильле комитеты җитәкчеләре Леонид Якунин һәм Камил Нугаев, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды, анда 19 октябрьдә Татарстан парламентының кырык сигезенче утырышын чакыру турында Карар кабул ителде. Сорауларның бер өлеше каралганнан соң, 2 ноябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителәчәк, ул вакытта утырыш киләсе елга республика бюджеты турында закон проектын тикшерү һәм беренче укылышта кабул итү өчен дәвам итәчәк.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Таулы Алтайга эш сәфәре барышында Алтай Республикасының Маймин районында «Карым» комплексы территориясендә урнашкан «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәге төзелешен карады.