Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше һәм баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Югары Ослан муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың 8 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.


28
май, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале башланды, анда республикадан һәм Россиядән 170 иҗат коллективы һәм фольклор ансамбльләре катнаша. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


26
май, 2023 ел
җомга

Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыелышының Социаль үсеш комитетының уртак күчмә утырышы узды. Парламентарийлар педагог һәм остаз статусын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан һәм Марий Эл парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Анатолий Смирнов катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда авыл халкының эшлеклелеген  арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты. Зона семинарында шулай ук Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын һәм Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы мөрәҗәгате проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар яңгырый һәм тантаналы линейкалар уза. Татарстанда 2022-2023 уку елында 11 сыйныфны 15 мең кеше, 9 сыйныфны 40 меңнән артык кеше тәмамлый. Бүген Н.И. Лобачевский исемендәге  Казан лицее укучылары өчен дә соңгы кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш укучыларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

23 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Яклар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында, бигрәк тә парламентара диалог аша, Иран һәм Татарстан арасында конструктив хезмәттәшлекне киңәйтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Россия һәм Европа күләм сәясәтче, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә, аның хезмәт биографиясенең утыз елга якыны парламент эшчәнлегенә багышлаган.


19
май, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар интеллектуаль уеннарда катнашучы мәктәп укучылары белән очраштылар, социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә булдылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International