Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе, 13:51

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциянең иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Рәсми бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүчеләрне Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлап, күренекле татарстанлыларны хөрмәтләүнең республикада яхшы традициягә әверелүен билгеләп үтте. "Биредә үз хезмәт коллективларында төрле тармак һәм һөнәр хезмәткәрләре, инженерлар һәм производство җитәкчеләре, фән эшлеклеләре һәм табиблар, артистлар һәм хезмәт ветераннары җыелды, алар туган республикабызның тотрыклы социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәләр, - диде ул. - Сез - безнең горурлыгыбыз, башкалар өчен үрнәк. Күбесенчә сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәмендә республика заман куйган авырлыклардан ышанычлы уңышлы чыгып бара».

Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисадның төрле тармакларында Татарстанның алдынгы позицияләрен искә төшереп, Дәүләт Советы Рәисе авыл хуҗалыгының уңышларын аерым билгеләп үтте. "Авыл хуҗалыгы тармагы злеккегечә ышанычлы үсеш күрсәтә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында, ит, бәрәңге һәм башка продукция җитештерү буенча алдынгы позициядә торабыз. Авыл халкы 4 миллион татарстанлының азык-төлек ихтыяҗларын тәэмин итә. Шуңа күрә республика җитәкчелеге авыл үсешенә зур игътибар бирә. Өстәвенә, нәкъ менә авылда республикада яшәүче барлык халыкларның милли традицияләре, гореф-гадәтләре, туган телләре яхшырак саклана».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың нефть-газ һәм нефть химиясе тармаклары, сәнәгате һәм төзелеш комплексы үсешенең хәзерге торышын югары бәяләде. "Авыр чорда без республиканың төп сәнәгать комплексларын саклап кала алдык һәм яңа производстволар төзедек, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, - ә бүген безнең бурыч - шул байлыкны арттыру һәм аны татарстанлыларның киләчәк буыннарына тапшыру. Сезнең ярдәмегез белән без моны эшли алабыз".

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Татарстан цифрлы технологияләрне үстерү буенча уңышлы төбәкләрнең берсе булып кала. "Замананың иң мөһим таләбе - икътисадның барлык тармаклары, социаль өлкә учреждениеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Шуңа күрә без академик һәм югары уку йортлары җәмәмәгатьчелегенә зур өметләр баглыйбыз. Галимнәребез тырышлыгы белән санкцияләр чикләүләре шартларында барлык авырлыкларны җиңеп, катлаулы техник комплекслар өчен комплектлаучы детальләр уйлап табу һәм производствога кертү мөмкин булды".

Бүген Дәүләт Советы Рәисе кулыннан 51 татарстанлы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен алды.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән дары заводы хезмәткәрләре Ольга Гончарова һәм Ольга Ерофеева, төгәл машиналар төзү заводы шлифлаучысы Рамил Багавиев һәм "Полиметаллинвест-НК" компаниясе директоры Валерий Иванов бүләкләнделәр.

Республика клиник хастаханәсе бүлеге мөдире Әлфия Одинцова һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан кафедра мөдире Рәис Хафизов «Россия Федерациясенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, ә "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ КИПиА слесаре Сергей Галкин «Россия Федерациясенең Атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук РФ Президентының Рәхмәт хатлары, "Дуслык" ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медальләре, "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм Россия Федерациясе һәм Татарстанның мактаулы исемнәренең күкрәк билгеләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, галимнәр һәм хезмәт ветераннары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, эшчеләр, табиблар, журналистлар һәм башка өлкә вәкилләре бар.

Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе бүләкләнүчеләргә Татарстан файдасына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International