Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казанда ел саен уздырыла торган «МакХэппи день» хәйрия акциясендә катнаштылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашулар уздыра. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, ЛДПР фракциясендә безнең республика кураторы Ярослав Нилов белән очрашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы 25 ноябрьдә көндезге 10 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 21 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 9 республика проекты һәм биш федераль закон проекты.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар бюджетка тщк]дим ителгщн төзәтмәләрне хупладылар һәм Дәүләт Советына "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" законы проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай ук халыкның финанс белемен күтәрү программасын үтәү турындагы контроль мәсьәлә дә каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Милли китапханәдә узган утырышында «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Коллектив иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүен ябу тантанасында катнашты.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика икътисадының агросәнәгать секторының торышы турындагы мәгълүматны тыңладылар һәм умартачылыкны үстерү турындагы закон проектын хупладылар.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда Татарстан предприятиеләре продукциясен Татарстан Республикасының сәүдә һәм тулы вәкаләтле вәкиллекләре институты ярдәмендә тышкы базарларга чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән «РФ субъектларында ачык хакимият оештыруның гомуми принциплары турында»гы федераль закон проектына 20 төзәтмә әзерләде. Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге төзәтмәләрне тикшерде.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышында «үзмәшгульләргә» ярдәм чаралары турында сүз барды. Моннан тыш, депутатлар һәм экспертлар советы әгъзалары 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта документ икенче укылышта карау өчен әзерләнә, төзәтмәләр өстендә эш алып барыла.