Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырту һәм Татарстан Республикасында су чыганакларын эзләү буенча геологик разведка эшләрен үткәрү буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашты. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булды, анда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы контроль мәсьәлә, республика һәм федераль законнар проектлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары каралды. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар инвалидларның яшәешен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук республика законнарына халыкның адреслы социаль ярдәме турында үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Коллектив иминлек турындагы килешү оешмасының (ОДКБ) парламент ассамблеясы әгъзалары, оешмага керүче дәүләтләр парламентларының оборона һәм иминлек комитетлары, комиссияләре рәисләре белән очрашты.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Казанда физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге»нең «Физика» фәнни юнәлеше җитәкчесе, фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе лауреаты Кев Миңнулла улы Салиховка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Танылган галимне юбилее уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда Республика кан үзәге базасында яңа таҗ инфекциясе чорында волонтерлык проектларын гамәлгә ашыру һәм медицина учреждениеләрен кан плазмасы белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Римма Ратникова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, районнарда узган сайлау кампанияләре кысаларында гражданнардан алынган наказларны үтәү буенча эш ничек алып барылуын анализладылар, медицина учреждениеләрендә булдылар, үз округларында юбилярларны котладылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм намус” Бөтенроссия иҗтимагый бүләгенә лаек булды.