Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды, аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова катнашты. Яшь парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, яшь белгечләргә ярдәм итүгә, кече технологик компанияләр өчен киметелгән салым ставкаларын кертүгә юнәлдерелгән закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук комиссияләр эшенә йомгак ясадылар.
Округларда депутатлар эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, Татарстанның актив яшьләре белән очраштылар, КНИТУ (КХТИ) тәмамлаучыларны дипломнар алулары белән котладылар.
Бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чукотка автономияле округы Думасы Рәисе Леонид Николаев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген республика парламентында бу елның беренче яртыеллыгында Дәүләт Советы эшенә йомгаклар турында матбугат конференциясе узды. Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында парламентның унберенче утырышында «Татарстан Республикасы территориясендә чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлегендә Россия Федерациясе миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында» хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татрстсаннның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев чыгыш ясады.
Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусының язгы сессия чорындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Дәүләт тел сәясәте нигезләрен кабул итү, төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча Федераль дәүләт белем бирү стандартларына төзәтмәләр кертү – бик куркыныч тенденция. Бүген Дәүләт Советы утырышында республика парламенты депутатлары шундый фикер әйттеләр. Дискуссия Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында республика Министрлар Кабинеты доклады буенча фикер алышу кысаларында узды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны чикли.