Бүген Дәүләт Советы утырышында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ республикада гаилә бизнесын үстерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Түбән Кама муниципаль районы муниципалитетлары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил итеп янә Сәрия Сабурская билгеләнде. Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар аның кандидатурасын хупладылар.
Бүген парламентарийлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Унберенче утырышта Әлмәт суд участокларының берсенә җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында Карар кабул ителде.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышы ачылды. Президиум утырыш каравына 11 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән дүрт республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм төбәкләрнең ике закон чыгару инициативасы.
Бүген Дәүләт Советында узган КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унберенче утырышының көн тәртибен карадылар һәм Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр фракциянең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта «Бүгенге Россиянең үсеш двигателе буларак яшьләр» дигән темага панель дискуссия узды. «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узган һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.