Бүген Дәүләт Советында узган КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унберенче утырышының көн тәртибен карадылар һәм Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр фракциянең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта «Бүгенге Россиянең үсеш двигателе буларак яшьләр» дигән темага панель дискуссия узды. «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узган һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Бүген Мәскәүдә РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы узды, анда парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт бергәлеге вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм, шулай ук Ерак Көнчыгыш һәм Арктика территорияләрендә преференциаль режимнар булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәргән утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика гаиләләрен, шул исәптән күп балалыларны, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, милли бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә катнаштылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, авыл хуҗалыгы, иҗат интеллигенциясе вәкилләренә, күп балалы ата-аналарга һәм ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада парламент җитәкчесе кулыннан илледән артык татарстанлы югары бүләкләр алды.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышы 17 июльдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 11 мәсьәлә, шул исәптән дүрт республика законы проектын, бер федераль закон проектын һәм төбәкләрнең ике закон чыгару инициативасын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга планлаштыра.
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне саклауны хокукый җайга салу мәсьәләсе булды. Утырышны профильле комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.
Бүген Казанда, А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.