Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Бүген Казанда, Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы «Без тарихта эзлебез» дип аталган Шәҗәрә фестивале булып узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән бәйгедә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларны Россиядә бүген билгеләп үтелә торган матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың күп балалы гаиләләренә автобус ачкычларын тапшырды. Тантана Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Г.Камал исемендәге театрның яңа мәйданчыгында «Без тарихта эзлебез» Шәҗәрә фестивале кысаларында узды.
Бүген Теләче районында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында урман хуҗалыгын үстерү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.
Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендәге бәйрәм мәйданы бүген Россиянең барлык төбәкләреннән күпсанлы кунакларны каршы алды, традиция буенча бер мәйданга төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләре җыелды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли көрәш буенча дөнья Кубогы финалистларын сәламләде. Финал ярышлары Мәскәү Сабантуеның бәйрәм мәйданында «Коломенское» музей-тыюлыгында узды.
Депутатларның сайлау округларында эшчәнленге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре, "ПолитЗавод2025" проектында катнашучылар белән очрашты, дипломнар, аттестатлар тапшыруда катнаштылар, удмурт һәм чуваш халкының милли бәйрәмнәре "Гырон быдтон" һәм "Уяв"та булдылар.
Республиканың «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатурасын хупладылар. Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Никах, гаилә һәм закон: хокукый кырда традицион кыйммәтләрне ничек ныгытырга» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге чарада экспертлар, юристлар, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре закон белән гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм ныгыту турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.