Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Татарстан Республикасы мәдәният көннәре кысаларында уза торган чараларда катнаша.
Өч ел эчендә "РОСТКИ" форумы Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенең иң мөһим мәйданчыкларының берсенә әйләнде, анда төбәкләр һәм провинцияләр арасында элемтәләр урнаштырыла, ә ике бөек державаның совет чорында нигезләнгән яхшы күршелек мөнәсәбәтләре алга таба үсеш өчен ныклы нигезгә һәм яхшы базага ия. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан-Экспо" мәйданчыгында "РОСТКИ: Россия һәм Китай - үзара файдалы хезмәттәшлек" III Халыкара форумы кысаларында журналистлар белән әңгәмәсендә белдерде.
Төп бурыч – коррупциягә каршы гамәлләрнең һәм профилактик чараларның барлык дәрәҗәләрдә – җитәкчеләрдән алып гади гражданнарга кадәр нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кысаларында узган «Дәүләт идарәсе һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Самара өлкәсендә Татарстаннан чакырылган егетләр хезмәт итә торган хәрби частьләрдә булдылар. Мондый очрашулар 2011 елдан алып үткәрелә, алар республика егетләренең хезмәт итү шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Пәнҗешәмбе, 21 августта республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар шалтыратып хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын бирә алачак.
Узган шимбәдә, 16 августта, Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма Спасы булып узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Бүген Югары Ослан районының «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында XVIII тарихи техника фестивале ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан районында булды һәм «Бердәм Россия» партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабының «Баланы мәктәпкә җый» хәйрия акциясендә катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балалар лагерьларында булдылар, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләрен тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе ачылышында катнаштылар, шулай ук республиканың социаль учреждениеләрендә булдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сария Сабурскаяга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Очрашуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров катнашты.