Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара Габдулла Тукайның туган көненә (шагыйрь моннан 139 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган) һәм республикабызда традицион рәвештә татар әдәбияты классигы һәм хәзерге татар теленә нигез салучы туган көнендә билгеләп үтелә торган Туган тел көненә багышланган.


25
апрель, 2025 ел
җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Әтнә районына нигез салынганнан бирле (Арча районыннан аерылганнан соң) 35 ел дәвамында башлык булып эшләгән Габделәхәт Хәкимов лаеклы ялга китү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Рөстәм Хисамиевка йөкләнде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәре кысаларында районның партия активы белән очрашты һәм муниципалитетта «Бердәм Россия» көненә йомгак ясады. Очрашуда Дәүләт һәм район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.

Бүген бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара мәгърифәтчелек-патриотик акциясе уза. Татарстанда ул барлык шәһәр һәм муниципаль районнарда 391 мәйданчыкта оештырылды. Биектау районында Җиңү диктантын  Х.Габәши исемендәге 6 нчы мәктәптә яздылар.  Акциядә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Спас районында эш сәфәрендә. Ул муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов үз вәкаләтләрен тапшырды. Марат Әхмәтов ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Спас районының яңа җитәкчесе Роман Ислановны тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында уза торган чараларда катнаша.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр. 


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Поzывной «Победа»  әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Спектакльне Казан шәһәре ветераннар советы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге Ветераннар советы каршында эшләүче «Реплика» әдәби-музыкаль театры тәкъдим итте. Спектакльне депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре карады.

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, Алсу Надршина, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап республиканың 48 кешесе мөрәҗәгать итте.

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды, анда муниципаль депутатлар районны 2010 елдан бирле җитәкләгән Вячеслав Козловның отставкасын кабул итте. Муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  буларак район белән идарә итәчәк Егор Тарнавскийны депутатларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International