Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында гражданнар җыеннарында, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр, социаль объектларда булдылар.
Бүген Дәүләт Советында танылган төрекмән рәссамы Бердигула Амансахатовның орнамент рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстанның сынлы сәнгать музее тарафыннан тәкъдим ителгән. Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Светлана Захарова, Нәҗип Хаҗипов, Марат Галиев, Азат Хамаев, Мәгъзүм Сәлахов, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль генконсуллыгының өченче секретаре Марал Рөстәмова, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, парламент Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда Төрекмән милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, музей җәмәгатьчелеге катнашты.
Бүген Казанда «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең хисап-сайлау конференциясе узды. Республиканың милли хәрәкәтенең яшь активистлары оешманың 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр, шулай ук Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең яңа рәисен сайладылар. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм.
Бүген Болгар шәһәренең район мәдәният йортында Спас муниципаль районы Советының 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясауга һәм 2025 елга бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район һәм җирле Совет депутатлары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашты. Очрашу Фәрит Мөхәммәтшинның Уфага эш сәфәре кысаларында Башкортстан парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советының кече залында яңа гына эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яңа эшли башлаган хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясауга һәм 2025 елга бурычларга багышланган чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар уздырды. Семинарда катнашучылар алдында «НДФЛ буенча салым тотып калулары» темасына Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясады.