Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2025 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм уздыруда катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Очрашу «Парламент дәресе» республика проекты башланыр алдыннан узды. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә узачак һәм Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».

Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узачак. Дәрес Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2025 елгы парламент дәресенә старт бирелде. Бүген шулай ук педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Бер-береңә экология турында» социаль әһәмиятле проектларның өченче республика конкурсын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Быел конкурс финалына авторлары һәм коллективлары үзләренең экопрограммаларын гамәлгә ашыруга грантлар алган җиде проект үтте. Яшь экологлар белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, профильле комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин очрашты.

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Ленинград өлкәсе урта һөнәри белем бирүче яшь укытучылар слетында катнашучылар белән очрашты. Әңгәмә Бөек Ватан сугышы елларында «Тормыш юлы» булып хезмәт иткән Ладога күле ярында узды.

Татарстаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк китерелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе ярдәме белән оештырылган гуманитар колоннаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте вәкилләре озата барды.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышы узды. Бердәмроссиялеләр Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, проект эшчәнлегендәге үзгәрешләр, Халык программасы буенча Татарстан региональ бүлеге комиссиясен төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшенә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнар белән очрашты, республика муниципаль районнарының авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаштылар, Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк озаттылар,   мәктәпләрдә батырлык дәресләрендә чыгыш ясадылар.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук миграция законнарына кагылышлы яңалыклар  турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этабының икенче көне уза, анда федераль һәм төбәк хакимият органнарының 500дән артык вәкиле, җирле үзидарә лидерлары, илнең 89 төбәгеннән экспертлар катнаша. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика тормышын вакытында, гадел һәм дөрес итеп яктырту, мәгълүматны Татарстанның дүрт миллионлы халкына җиткерү бурычын куйды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың журналистлар корпусы вәкилләре катнашында утырыш Казан ИТ-паркында узды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International