Бүген, Ленинград блокадасын бетерү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган шәһәр халкы хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ветеран-ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары һәм Казан халкы катнашты.
Бүген, Россия студентлары көнендә, "Пирамида" мәдәни – күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының Ел студенты-2024» Республика премиясе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конкурс җиңүчесе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткинага гран-при тапшырды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары премиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Быел халыкара конкурста Бразилия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Эфиопия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Көньяк Африка Республикасы һәм Россия вәкилләре финалга чыкты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләре утырышларында катнашты.
Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Советының һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты Президиумының видеоконференция режимында киңәшмәсе узды. Катнашучылар Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларының киләчәктә хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Анда министрлыкның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм "Россия өчен "халык фронты" Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Дәүләт Советы депутаты, ТРда гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев кул куйдылар.
Эш визиты белән Казанга килгән Тверь өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы депутатлары Казан федераль университетында булдылар. Югары уку йорты китапханәсендә аларга Тверь губернасының XVIII гасырдагы атласын күрсәттеләр.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Бүген республика парламентында Татарстан Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышының парламентара хезмәттәшлеге турында Килешү имзаланды. Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Голубев кул куйды.