Бүген Дәүләт Думасының пленар утырышында федераль парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап калып, җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәргәме, юкмы икәнен үзләренә хәл итү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен хупладылар. Видеоэлемтә режимындагы пленар утырышта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Бүген Кукмара район Советының хисап сессиясендә муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына эш сәфәре кылды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.
28 февральдә республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында яшәүче ветераннар Исмаил Габидуллинга, Василий Литвиновка, Халисә Нәбиуллинага, Екатерина Павловага, Мария Чепелкинага һәм Нина Яковлевага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Питрәч муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында «Кинокадр» кинотеатрында узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясе уза. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы райондагы иң зур мәктәпкәчә балалар учреждениесе - «Царево утары» торак комплексында «Йолдызчыклар» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Өстәмә урыннарны исәпкә алып, балалар бакчасы ике яшьтән алып 510 сабыйны кабул итә алачак.
Бүген район Советының хисап сессиясендә Баулы муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыятен һәм ватанпәрвәрлекне үстерүнең мөһим факторы буларак кыклы гаилә» темасына түгәрәк өстәл утырышында гаилә сәясәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар һәм күп балалы гаиләләр катнашындагы чара «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында узды. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтнең Югары советы әгъзалары быел көзен узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясендә катнашу турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар театр сәнгате легендасы Әзһәр Шакировка 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән юбилярны истәлекле дата белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.