Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты Беларусь Республикасы Милли Собраниесе каршындагы Яшьләр советы (парламенты) белән берлектә «Безнең Бөек Җиңүгә 80 ел» халыкара проектын эшләтеп җибәрде.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге бүген муниципаль депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирде. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләренә алдан тавыш бирү вәкаләтләрен тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутат итеп күрсәтү өчен кандидатларны билгеләү буенча праймериз башланды.


1
март, 2025 ел
шимбә

Казанның Черек күл паркында бүген «Май чабу» республика славян мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Республика җитәкчелеге исеменнән казанлыларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.

Татарстанда парламент дәресләре декадасы тәмамланды, ул 17-28 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында узды. Быел парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».


28
февраль, 2025 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бүген Халык иҗаты йортында узган утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде,  ул Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән уздырылды. Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап 75 татарстанлы мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Түбән Кама Нефтехим» да (СИБУРГА керә) булды, ЭП-600 олефин комплексы территориясен карады, яңа операторлар бүлмәсендә һәм предприятие хезмәткәрләре өчен төзелгән яңартылган санитар-көнкүреш комплексында булды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районы ветераннары Альбина Дырановага, Вил Хәсәновка, Эдуард Орловка, Фәһимә Галләмовага һәм Антонина Зотинага  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында узды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр, тыл хезмәтчәннәрен котладылар.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан халыклары ассамблеясе советы һәм 2022-2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы булды. Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International