Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
7
март, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, сайлаучылар белән очрашты, хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис – өч чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган кеше, 1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  иде.

Татарстан Дәүләт Советы быел 30 еллыгын билгеләп үтә. ТАССР Югары Советының хокукый дәвамчысы – беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тәүге утырышы 1995 елның 30 мартында узды. Парламентның беренче чакырылышы ниндирәк булган, аңа нинди сынаулар аша узарга туры килгән һәм ул законнар белән республика тормышында нәрсәләрне үзгәрткән? Беренче – җиденче чакырылышлар Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Луганск Халык Республикасына һәм Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкне Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре озатып барды.


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Март аенда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Законга кертелгән үзгәрешләр муниципаль спорт мәктәпләрендә өстәмә белем алу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү, шулай ук эшкуарларга салым преференцияләре бирү мәсьәләләренә кагыла. 

Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты, Татарстанның  пилотсыз һава суднолары узышлары федерациясе һәм «Патриот» яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәге арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды. Документка Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев, ТР дроннар узышы Федерациясе Президенты Рәсүл Миңнеханов һәм "Патриот" республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек үзәге директоры Дмитрий Литвинов кул куйдылар.


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесенә йомгак ясалды.  Инде 30 елдан артык вакыт дәвамында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан  республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителә.  Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен, республиканың иң яхшы хатын-кызларын якынлашып килүче Яз бәйрәме белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Быел март аенда республика Дәүләт Советына 30 ел тула. 1995 елның 30 мартында Татарстан АССР Югары Советының хокукый варисы булган беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе базасында эшләүче хатын-кызларның «Хатын-кыз сәламәтлеге» II Республика форумы узды, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Профсоюзлар федерациясе әгъзалары чыккан иде. Форум кысаларында ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең һәм Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе Генераль советының Эшләүче хатын-кызларның социаль-икътисадый хокукларын яклау буенча даими комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар икътисадның җитештерү һәм башка  өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Уртак утырышта РФ ФС Дәүләт Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары Елена Кузьмичева, Ирина Терентьева, Светлана Захарова, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Рузилә Тимергалиева һәм Илдар Шамилов катнашты.

Бүген Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар федераль министрлар һәм Россия Федарациясе субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук җәмәгать транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне үстерү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International