Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Луганск Халык Республикасында эш сәфәрендә. Парламентарийлар депутат Фоат Вәлиев ярдәме белән җыелган гуманитар йөкне илтеп җиткерделәр, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән очраштылар, ул хәзерге вакытта Татарстан шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә башкарыла торган эшләр белән җитәкчелек итә.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген парламентта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, күзәтчелек органнары, шулай ук социаль учреждениеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар норматив хокукый актларга экспертиза уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьясы булып сайлануга кандидатураны хупладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов катнаштылар.

Бүген Дәүләт Советында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советы утырышы булды. Анда депутатлар муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру буенча фикер алышты. Шулай ук алар Татарстан Дәүләт Советының 2024нче елда  Россия субъектлары һәм башка дәүләтләрнең закон чыгару җыеннары белән парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар. 7нчы чакырылышта комитет эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук профиль комитетының 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм 2025 елга якынча эш планын расладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы узды, анда махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта республикадагы иң эре иҗтимагый хәрәкәтнең эшенә йомгак ясалды һәм киләсе 2025 елга планнар расланды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International