Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан «Бердәм Россия»нең халык программасын тулы күләмдә гамәлгә ашыра. Республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт һ.б. объектлар төзү һәм ремонтлау буенча күп кенә проектлар эшли. Бу үзенә күрә «республиканың халык программасы», дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXII съезды башланыр алдыннан.

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» XIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурс финалына мәгариф оешмаларыннан 11 студент һәм укучы чыкты, барлыгы конкурста Россиянең 89 субъектыннан 50 меңнән артык кеше катнашты. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров котлады.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Чарада катнашучылар хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануны саклау өлешендә Экология кодексы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Җир кодексы һәм хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырды, шәһәр һәм район советлары сессияләрендә, алдынгылар слетында һәм инвалидлар ункөнлегенә багышланган чараларда катнашты.

Бүген парламентта Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда яшьләр арасында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе якындагы 3 елга керем-чыгымнарны күздә тоткан финанс законнарына – республика бюджеты турында һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында законнарны имзалады. Гамәлдәге законнарга үзгәрешләрдә исә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү барышын контрольдә тоту, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын резервта калдыру тәртибен үзгәртү, Муниципаль берәмлекләр советына җирле үзидарәнең торышы, аны үстерү турында республика Рәисе һәм Министрлар Кабинетына еллык доклад тапшыру бурычын каралган.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2024 елгы эшкә йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сайтында парламент җитәкчесенең «Гражданин. Выборы. Власть» ( Мәскәү шәһәре) һәм «Законодательные исследования» (Уфа шәһәре) фәнни-аналитик  журналларында чыккан фәнни-аналитик язмалары урнаштырылган.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренконың волонтерлар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары белән очрашуы булды. Генерал-лейтенант республиканың яшьләр хәрәкәте активистларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюдагы эшчәнлекләре өчен «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» күкрәк билгеләрен тапшырды.

Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. «Мин – Россия гражданы» тантанасы, гадәттәгечә,  Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде. Мәктәп укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International