Бүген Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Дәүләт Советында узган әлеге җыелышта РФ Дәүләт тел сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында республикада туган телләрне үстерүне тәэмин итү буенча программ документ проектын эшләү мәсьәләләре каралды.
Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендәге Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе буенча 13 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышта эшче төркемнең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга чаралар планы расланды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 7 республика законы проектын, 4 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның якындагы утырышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2024 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең матбугат конференциясе узды, анда депутатлар 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясадылар һәм 2025 елда эш планы турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин, Александр Комисаров һәм Альберт Яһудин җавап бирде.
Бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә булган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм субъектларда каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре – РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы булды, анда депутатлар региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы закон проектлары турында фикер алыштылар, шулай ук комитетның 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар (җиденче чакырылыш башыннан), киләсе елга эш планын расладылар. Утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.
Бүген "Әкият" курчак театрында күп балалы гаиләләр өчен хәйрия тамашачы узды. Бу чара республикада чыршы бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Аны Татарстан Дәүләт Советының хатын – кыз депутатларыннан торган «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештырган. Быел театральләштерелгән тамашага 250 бала чакырылган.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсендә, ул Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.