Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү кагыйдәләрен ачыклаучы үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советында парламентның алтынчы утырышы кысаларында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре хуплады. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар үзләренең  хыял-теләкләрен язган открыткаларны алдылар.

Парламентның алтынчы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Аларның кандидатуралары элек Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган иде.

Бүген сәгатьунда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы үз эшен башлады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Бу көннәрдә Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазифасында эшләвенә 30 ел тула.  Алтынчы утырышның көн тәртибенә кертелгән  мәсьәләләрне карау алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, 2025 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Бердәмроссиялеләр шулай ук фракциянең 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе елга эш планын карадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы алдыннан «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеменең 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның алтынчы утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фракция эшендә Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм күкрәк билгесен тапшырды.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега (ЛХР) чираттагы гуманитар йөк белән колонна юлга чыкты.  Җиде зур фурага төзелеш материаллары, гигиена предметлары һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су төялгән. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы –йөз тонна.  Йөкләрне «Бәхетле» складыннан төяделәр.  Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International