Бүген Чаллыда Әбсәләмов, Каштан һәм өченче Колосковая урамнарындагы яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен төзелгән йортларга газ җибәрү тантанасы булды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Усманов, Андрей Ляпунов һәм Владимир Чагин, шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Спас муниципаль районының П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе узды. Кадетлар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты. Парламент дәресе-2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Бүген А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның элеккеге Премьер-министры урынбасары, республика Иҗтимагый палатасының беренче рәисе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Хәйруллин белән хушлашу тантанасы булды. Матәм митингында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, парламент депутатлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Матәм митингын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, ветераннар белән очрашты, парламент дәресләре үткәрделәр.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатлары республика масакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин җавап бирде. Парламентарийлар "сугыш чоры балалары"ның хокукый статусын билгеләү мәсьәләсендә фракция позициясен тәкъдим иттеләр.
Саба һәм Мамадыш районнары мәктәпләрендә Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!” дип аталган парламент дәресләре узды.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 21 февральдә Җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 16 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ баланы бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау мәсьәләләренә кагыла һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында өч укылышта инвестиция эшчәнлеге турында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде.