Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының яңа составы агымдагы елның сентябрендә сайлана. Мондый карар бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының унөченче утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламентының унберенче утырышы узды, анда яшь парламентарийлар РФ Хезмәт кодексына һәм РО Хөкүмәтенең пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган вазыйфалар исемлеге турындагы карарына үзгәрешләр кертү буенча берничә инициативаны карадылар, шулай ук республиканың кайбер предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар турында фикер алыштылар. Утырышны Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина үткәрде. Парламент эшендә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.
Яшьләр тәкъдим итә, өлкәннәр киңәш бирә. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды. Ниһаять, онлайн түгел, әмма вазгыять таләп иткән кагыйдәләрне исәпкә алып җыелырга мөмкинлек туды. Яшьләр парламентының чираттагы чакырылышына 100 кешедән 83 кеше җыелды.
Татарстан министрлыкларына һәм банкларына, коронавирус булу сәбәпле, эштән мәхрүм ителгән яшьләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы Айдар Сәгетдинов Татарстан Яшьләр парламентының онлайн-утырышында сөйләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты. Чара республиканың Яшьләр эшләре министрыгында булды. Очрашуда катнашучылар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә тәкъдимнәрне хуплады. Ул «барысы да тикшереләчәк һәм, бәлки, федераль һәм республика законнарында чагылыш табар», дип искәртте.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче чакырылыш ТР Яшьләр парламентының оештыру утырышында катнашты.