Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министры Фәйсал ибн Фәрхан Әл Сауд Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты чараларында катнашу өчен килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Бәһрәйннең Тышкы эшләр министры Абдуллатиф Бин Рәшид Әл-Заяни килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. 

Бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында һәм парламент бинасында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе эшли, анда КАМАЗ һәм ауруслардан алып вертолет һәм катерларга кадәр, химия һәм нефть химиясеннән алып медицина симуляторларына һәм ИТ– сервисларга кадәр Татарстан предприятиеләре җитештерә торган техника һәм продукция тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, фәнни-сәнәгать күргәзмәсе бу көннәрдә Казанда уза торган БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган. Күргәзмәгә чит ил делегацияләре генә түгел, массакүләм мәгълүмат чаралары да зур кызыксыну күрсәтә. Бүген «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә берничә чит ил журналистлары булды.

Бүген Татарстанда җитештерелгән техника һәм продукциянең фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә Таҗикстан Премьер-министрының беренче урынбасары Хоким Холикзода һәм Таҗикстан Республикасының сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кабир булды. Кунакларны Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин озатып йөрде.

Бүген Татарстанда җитештерелгән техника һәм продукциянең фәнни-сәнәгать күргәзмәсен Бангладеш Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Мөхәммәд Джашим Уддин җитәкчелегендәге Бангладеш Халык Республикасы делегациясе карады.

Боливия күп милләтле дәүләтенең тышкы эшләр министры Селинда Соса Лунда «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре җитештерә торган продукция тәкъдим ителгән.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты эшендә катнашу өчен килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Гутерриш әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры Максим Рыженков һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник бүген «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган.  Кунакларны Татарстан Республикасы вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин озатып йөрделәр.

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Сассу-Нгессо әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генераль Секретаре Чжан Мин килде. Мәртәбәле кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International