Татарстанда парламент дәресләре декадасы тәмамланды, ул 17-28 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында узды. Быел парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».
Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бүген Халык иҗаты йортында узган утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде, ул Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән уздырылды. Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап 75 татарстанлы мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Түбән Кама Нефтехим» да (СИБУРГА керә) булды, ЭП-600 олефин комплексы территориясен карады, яңа операторлар бүлмәсендә һәм предприятие хезмәткәрләре өчен төзелгән яңартылган санитар-көнкүреш комплексында булды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районы ветераннары Альбина Дырановага, Вил Хәсәновка, Эдуард Орловка, Фәһимә Галләмовага һәм Антонина Зотинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында узды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр, тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
Бүген Казанда, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан халыклары ассамблеясе советы һәм 2022-2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы булды. Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Думасының пленар утырышында федераль парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап калып, җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәргәме, юкмы икәнен үзләренә хәл итү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен хупладылар. Видеоэлемтә режимындагы пленар утырышта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Бүген Кукмара район Советының хисап сессиясендә муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына эш сәфәре кылды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.